Казанда узачак "Ак Барс" - СКА матчының вакыты күчерелде

17.00 урынына уен 14.00дә башлана

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). "Россия-2" телеканалында туры телевизион трансляция оештыруга бәйле рәвештә, КХЛ Гагарин Кубогы финалының "Ак Барс" һәм СКА (Санкт-Петербург) командалары арасындагы бишенче матчы вакытын үзгәртергә карар иткән.

Очрашу якшәмбе, 19 апрель көнне, Казанда узачак. 17.00 урынына уен 14.00дә башлана, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.