news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Дакар» раллиенда җиңгән «Камаз-мастер» командасы Мәскәүгә кайтты

Команда экипажлары ралли-марафонның гомуми зачетында беренче дүрт урынны яулады.

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). «Дакар» раллиенда уңышлы чыгыш ясаганнан соң, «Камаз-мастер» командасы пилотлары Мәскәүгә кайтты.

ТАСС хәбәр иткәнчә, ралли-марафон нәтиҗәләре буенча «Камаз-мастер» экипажлары гомуми зачетта беренче дүрт урынны яулады. Дмитрий Сотников беренче булды. Эдуард Николаев экипажы — икенче, Антон Шибалов — өченче, Андрей Каргинов — дүртенче урынны алды.

Домодедово аэропортында җиңүчеләрне дистәләгән җанатар һәм автоспорт сөючеләр каршы алды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100