Рөстәм Миңнеханов: «Динамо-Казан»ның җиңүе чирәмдәге хоккейны үстерүгә этәргеч булды

Татарстан Президенты чирәмдәге хоккей буенча 2020 елгы Россия чемпионнарына «авыр, әмма нәтиҗәле хезмәтләре» өчен рәхмәт белдерде.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 2020 елда чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатында җиңгән «Динамо-Казан» ир-егетләр командасын хөрмәтләде. Республика Президенты спортчыларны «искиткеч һәм лаеклы җиңүләре» белән тәбрик итте.

«Дөньяда пандемия белән бәйле агымдагы вазгыятькә дә карамастан, сез инде унсигезенче тапкыр ил чемпионы титулын яуладыгыз һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан республикага яхшы бүләк ясадыгыз. Планлы һәм максатка омтылышлы эшегез нәтиҗәсендә чираттагы тапкыр мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелдегез», — диде ТР Президенты спортчыларга.

Миңнеханов искәрткәнчә, «Динамо-Казан»ның җиңүе республикада чирәмдәге хоккейны үстерү өчен яхшы этәргеч булды. Ул бүгенге көндә Татарстанда 1,1 меңгә якын кеше спортның әлеге төре белән шөгыльләнүен билгеләп үтте. «Сезнең искиткеч җиңүләрегез үрнәгендә лаеклы алмаш үсә — 700 бала „Динамо“ олимпия резервы мәктәбендә шөгыльләнә. Бу — җитди күрсәткеч», — дип өстәде ул.

Командага «авыр, әмма нәтиҗәле хезмәте» өчен рәхмәт белдереп, республика Президенты Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«„Динамо-Казан“ чирәмдәге хоккей клубы» коммерцияле булмаган автономияле оешмасының баш тренеры Араик Маргарян һәм клуб директоры Ринат Әхәтов «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде. Спортчы-инструктор Линар Фәттаховка «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Клубның өлкән тренеры Артур Маргарян, спортчы-инструкторлар Марат Гафаров һәм Семен Матковскийга Татарстан Президентының рәхмәте белдерелде.