Ибраһим Галимов истәлегенә бөтенроссия турнирында Лаеш көрәшчеләре җиңде

100 килограммга кадәр авырлык категориясендә Наил Зәйнуллин, 100 килограммнан югарырак авырлык категориясендә Алексей Журавлев җиңгән.
(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", "Кама ягы" ). Татарстанның Менделеевск шәһәрендә атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ибраһим Галимов истәлегенә  билбау көрәше буенча бөтенроссия турнирында Лаеш спортчылары җиңү яулаган. Бу турыда район газетасы хәбәр итте.10-13 октябрьдә узган турнирда Лаеш районы спортчылары ике авырлык категориясендә җиңгән."Классик стильдә 100 килограммга кадәр авырлык категориясендә Наил Зәйнуллин чемпион булды. Ә 100 килограммнан югарырак авырлык категориясендә Алексей Журавлевка тиңнәр булмады. Көрәшчеләрнең тренеры – Рәмис Илһамов", диелә хәбәрдә.