"Ак Барс" хоккейчылары бүген СКА командасы белән уйный

Үзара очрашуларның соңгы дүртесе "Ак Барс"ның җиңүе белән төгәлләнде.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген – 15 октябрьдә Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенын “Ак Барс” хоккейчылары Санкт-Петербургта СКА командасына каршы уздыра. 

Гагарин кубогының гамәлдәге хуҗалары – СКА хоккейчылары быелгы чемпионатны уңышлы башлады: Олег Знарок шәкертләре 22 матчның 21ендә җиңү яулады һәм 61 очко тупларга өлгерде. Чемпионатта 19 уен уздырган “Ак Барс” исәбендә 41 очко бар.

Ил чемпионаты кысаларында көндәшләр үзара 89 мәртәбә очрашкан: “Ак Барс” исәбендә – 48 җиңү бар, 33 уенда СКА уңышка ирешкән, 8 матч тигез исәпкә төгәлләнгән. Шунысы да игътибарга лаек: СКА хоккейчылары Казан командасын 2015 елгы Гагарин кубогы финал сериясендә җиңүгә ирешкәннән соң, “Ак Барс”ка соңгы 4 уенда да оттырды. Узган елгы ике уен, мәсәлән, Казан хоккейчыларының буллит сериясендә җиңүе белән төгәлләнде.

Сүз уңаеннан, бүгенге матчта “Ак Барс”ның 23 яшьлек сакчысы Роман Абросимов уйный алмый. Ике көн элек “Локомотив” белән уенда кагыйдә бозган һәм хөкемдарны этеп җибәргән өчен уенчыны 7 матчтан читләштерделәр.

Көнбатыш һәм Көнчыгыш конференция лидерлары – СКА-"Ак Барс" очрашуы 17.00 сәгатьтә башлана.