Әлмәт йөзүчеләре Евпаториядән 21 медаль алып кайтты

11-14 сентябрьдә Евпатория шәһәрендә йөзү буенча «Evolution Open» ачык беренчелеге узды.

(Әлмәт, 15 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 11-14 сентябрьдә Евпатория шәһәрендә йөзү буенча «Evolution Open» ачык беренчелеге узды. Анда Әлмәттән 10 спортчы 21 призлы урын алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шамил Хәбибуллин, Анастасия Кузьмина, Реналь Сәйфетдинов, Таисия Шурунова алтын медаль, Данияр Резванов, Шамил Хәбибуллин, Реналь Сәйфетдинов, Даяна Хәсәншина, Анастасия Кузьмина, Таисия Шурунова көмеш, Тимур Хурамшин, Даяна Хәсәншина, Таисия Шурунова, Данияр Резванов, Реналь Сәйфетдинов бронза медаль яулады.

 Эстафетада Реналь Сәйфетдинов, Шамил Хәбибуллин, Анастасия Кузьмина, Агния Киселевалар ярышты.

 Спортчылар «Мирас» спорт комплексында К. А. Смирнова һәм Н. Г. Ожегина җитәкчелегендә шөгыльләнә.