Кукмараның "Аргамак" командасы җиңел атлетика буенча республика чемпионатында катнашты

Команда районга 4 алтын, 4 көмеш, 5 бронза медаль алып кайтты.

 (Кукмара, 15 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы инвалидлар оешмасының "Аргамак" командасы Түбән Каманың "Дуслык" стадионында мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында узган җиңел атлетика буенча Татарстан чемпионатында катнашты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Яшь спортчыларыбыз бәйгедә аеруча зур тырышлык куя. "Мәмәширдән Илзия Шәрипова 100 метрга йөгерү, ядрә ыргыту һәм урыннан сикерүдә алтын медальләр яулады. Сазтамактан Фәнзил Шакирҗанов 1,5 чакрымга йөгерүдә беренче булды. Тимур Антипов, Алексей Семенов, Руслан Степанов, Илгиз Әхмәдуллин, Рәис Шакиров, коляскачы Миннегөл Семеновалар спорт бәйгесендә икенче-өченче урыннарны алдылар. Мөнир Гыймадиев исә барлык төрләр буенча 4 урынга чыкты.Команда 4 алтын, 4 көмеш, 5 бронза медаль белән кайтты. Спортчыларны тренер Дамир Галиәхмәтов әзерләде", - дип хәбәр итте район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗанов.