"Ак Барс" хоккей клубы #Айда фирма стилен булдырган

Социаль челтәрдән кулланучылар төрле варианттагы хештеглар файдалана ала: #Айданахоккей, #Айдаакбарс, #Айдазабилетами.

(Казан, 15 август, "Татар-информ"). "Ак Барс" хоккей клубы универсаль, һәм шул ук вакытта башка фирмаларга охшамаган #Айда стилен эшләгән. Аны уйлап табучылар "Айда –милли төсмерле ымлык. Айда – кыскача, ләкин мәгънәле. Айда – ул ниндидер эшкә чакыру. Айда – ул безнең үсешкә әйләндерергә теләгән динамика”, дип аңлата. Бу хакта "Ак Барс" хоккей клубы сайтында хәбәр ителә.

Социаль челтәрдән кулланучылар төрле варианттагы хештеглар файдалана ала: #Айданахоккей, #Айдаакбарс, #Айдазабилетами, #Айданахоккей. Шул рәвешле, җанатарлар һәрвакыт клубның тормышында булган вакыйгалардан хәбәрдар булачак.

Якындагы зур чаралар – яңартылган команданың тәкъдим итү буенча шоу-программа һәм сезонның беренче матчы. Команда презентациясе 21 августта узачак. Ә 24 августта "Куньлунь Ред Стар" командасына каршы уен оештырылачак.