Уфада узган Халыкара балалар уеннарында Казанның спортчылары 13 медаль яулады

Уеннарда катнашучы шәһәрләр арасында Казан Бангкок, Уфа һәм өч Кытай шәһәреннән соң 6нчы урынны алды.

(Казан, 15 июль, "Татар-информ"). Уфада узган Халыкара балалар уеннарында Казанның яшь спортчылары 13 медаль яулады. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан җыелма командасы ярышларда беренче тапкыр катнашты. Уеннарда Татарстан башкаласы командасын 17 спортчы һәм 7 тренер тәкъдим итте. Балалар дзюдо, йөзү, тауга менү, җиңел атлетика һәм фехтование ярышларында көч сынашты.

Ярышларның өч көнендә яшь Казан спортчылары 5 алтын һәм 5 бронза, шулай ук 3 көмеш медаль яуладылар. Уеннарда катнашучы шәһәрләр арасында Казан Бангкок, Уфа һәм өч Кытай шәһәреннән соң 6нчы урынны алды.

  • Халыкара спорт ярышлары төрле шәһәрләрдәге балалар арасында Халыкара олимпия комитеты эгидасы астында уздырыла. Ярышлар Уфада 9нчы июльдән 14нче июльгә кадәр барды. Уеннарда 12-15 яшь аралыгында 1,5 меңнән артык бала, шулай ук 4 меңләп кунак һәм спортчыларны озата килүче гаилә катнашты. Катнашучылар спортның тугыз төре буенча көч сынашты.