Татарстан Хөкүмәте “Чаллы” хоккей клубына 25 миллион сум акча бирергә ышандырган

Шәһәр казнасыннан да ярдәмгә өмет итәләр

  (Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Хөкүмәте “Чаллы” хоккей клубына 25 миллион сум акча бирергә ышандырды. Аның 10 миллионы бүлеп бирелде инде. Ул клубның бурычларын капларга тотыла, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.

15 миллионы килергә тиеш. “Бюджетның икенче өлешен шәһәрдән эзлибез. Булган акчалар командага яшьләр хоккей лигасының “Б” төркемендә катнашырга гариза язарга мөмкинлек бирә”, – ди “Чаллы” хоккей клубы президенты Игорь Крюков.