Казанның "Динамо" командасына чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионаты кубогы тапшырылды

Шул ук көнне чирәмдәге хоккей буенча БДБ чемпионатының ахыргы матчы узды

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Якшәмбе, 14 июньдә, Казанда чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатында җиңүчеләрне - "Динамо-Казань" клубын бүләкләү булды.

Тантаналы чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, ТР "Динамо" Физкультура-спорт җәмгыяте Иҗтимагый-дәүләт оешмасы Советы рәисе Әсгать Сәфәров, ТР Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Борис Павлов, "Динамо-Казань" клубы президенты Евгений Корольков, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов һәм башкалар катнашты.

Казан динамолылары 12нче тапкыр Россия чемпионнары булды. Санкт-Петербургта узган Россия чемпионатының йомгаклау турының ике матчында 1:0 һәм 8:2 исәбе белән җиңеп, "Динамо-Казань" үзенә алтын медальләр гарантияләде.

Кичә шулай ук Казанда чирәмдәге хоккей буенча БДБ чемпионатының ахыргы матчы узды. Турнирның соңгы 4 матчы яклар килешү буенча ТР башкаласында "Минск" хоккей командасына каршы үтте. Кыр хуҗалары беренче өч матчта отып, БДБның тәүге чемпионаты җиңүчеләре исемен гарантияләде. Соңгы уенда хоккейчылар тигез исәпкә уйнады - 4:4.