Минзәләдә төркемле парашют акробатикасы буенча ярышлар узды

Минзәләдә төркемле парашют акробатикасы буенча ярышлар узды

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Татарстанның Минзәлә шәһәрендә төркемле парашют акробатикасы буенча Татарстанның ачык кубогына ярышлар үткәрелде. Шәһәр аэропортында узган әлеге ярышларда Минзәлә, Мәскәү, Иваново, Төмән, Киржач, Көньяк Сахалин, Уфа, Чаллы шәһәрләреннән 20гә якын команда катнашты.

«Минзәлә» газетасының баш мөхәррир урынбасары, хатлар бүлеге мөдире Азат Мәрданов әйтүенчә, шәһәрдә мондый ярышлар дүртенче мәртәбә үткәрелә икән инде. Парашют акробатикасы кызыклы спорт төрләреннән саналса да, аны гади күз белән тамаша кылып булмый, диде ул. Аның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: самолет дүрт чакрым биеклеккә күтәрелгәч, спортчылар төркеме җиргә сикерә һәм алар парашют ачылганчы, ирекле очышта, 25 секунд вакыт эчендә фигуралар ясап күрсәтергә тиеш. Ул фигураларны җирдән күзәтү мөмкин түгел. Шуңа күрә дә спортчылар белән бергә кинога төшерүче оператор да сикерә һәм һәр хәрәкәтне видеога төшереп бара. Җиргә төшкәч видеосурәтләрне хөкемдарлар төркеме бергәләп карый һәм тиешле нәтиҗәләр чыгара.

Ярышларның кагыйдәләре буенча, спортчылар бишәр мәртәбә сикерергә тиешләр. Ике кешелек төркем арасындагы ярышларда 5 сикерүдә 79 фигура ясап Минзәләнең Biacr Scorpions командасы җиңеп чыкты. 25 секунд дәвам иткән ирекле очышта алар 5 этапта 15, 13, 16, 20 һәм 15 фигура ясауга ирештеләр. Red Scorpions командасы (Минзәлә) 70 фигура белән – икенче, Мәскәүнең «Крылья эконики» командасы 65 балл җыеп өченче урынга лаек булды.

5 спортчыдан торган командалар арасындагы ярышлар да үзенчәлекле булды. Парашютчылар шулай ук бишәр мәртәбә сикерделәр. Алар һәр сикерүдә аерым бер фигура ясарга тиеш иде. Фигураны иң кыска вакыт эчендә ясаган командалар җиңүче дип табылды. 9 команда арасында Минзәләнең Scorpions + клубы егетләре беренче урынны алды. 10 спортчыдан торган командалар да нәкъ шушы ук тәртиптә көч сынаштылар. Монысында да Минзәләнең Reach командасына тиңнәр булмады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.