Мамадыш көрәшчесе Евгений Алипов Чабаксарда узган җәйге спартакиадада алтын медаль яулады

Мамадыш көрәшчесе Евгений Алипов Чабаксарда узган җәйге спартакиадада алтын медаль яулады

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Чабаксар шәһәрендә Россия яшьләре беренче җәйге спартакиадасының икенче этабы узды. Анда Татарстан, Башкортстан, Чуашия, Мари Эл, Мордовия, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Сарытау һәм Ульяновски өлкәләреннән килгән 169 спортчы ирекле көрәш буенча бил алышты. Татарстан командасын 13 көрәшче тәкъдим итте.

Мамадыш шәһәрендә нәшер ителүче «Нократ» газетасыннан хәбәр итүләренчә, ярышларда Мамадыш көрәшчесе Евгений Алипов янә бер мәртәбә үзен бил бирмәс батыр итеп танытты. Ул ярышларның абсолют җиңүчесе булып танылды һәм алтын медальгә ия булды. Е.Алиповның якташлары Энҗе Һадиуллина һәм Евгений Филатов та сынатмады. Алар пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр һәм бронза медальгә лаек булдылар. Татарстан командасына Россиянең физкультура һәм спорт федераль агентлыгы кубогы, ә көрәшчеләргә дипломнар тапшырылды. Спортчыларны әлеге ярышларга аталы-уллы тренерлар Владимир һәм Александр Бабушкин әзерләвен дә әйтик.