“КАМАЗ” Орелда зур җиңүгә иреште

“КАМАЗ” Орелда зур җиңүгә иреште

(Чаллы, 15 июнь, “Татар-информ”, Айрат Башкуров). Чаллының “КАМАЗ” футбол командасы бу сезонда читтәге уенда икенче җиңүгә иреште. Орелда чаллылылар шул ук исемдәге команданы 4:1 исәбе белән отты. Җиңү аларның турнир таблицасындагы урынына йогынты ясамады. Алар, элеккегечә, беренче дивизионда Россия чемпионатында 22 очко белән 14 урында бара.

Алдагы матчтан аермалы буларак, Юрий Газзаев башлангыч составта һөҗүмче Игорь Пиюк һәм клубның яшь тәрбияләнүчесе Владислав Игнатьевны чыгарды. Ике футболчы да тренерның ышанычын аклады һәм көндәшләре капкасына туп кертте. Матчта исәпне Россиянең Олимпия җыелма командасы капитаны, “КАМАЗ” сакчысы Андрей Ложкин 8нче минутта ачты. Беренче тайм тәмамланыр алдыннан, Владислав Игнатьев каршы як капкага икенче тупны озатты. Икенче тайм башланып та өлгермәде, Игорь Пиюк исәпне 0:3 ясады. Тиздән алмашка чыккан Артем Куликов Чаллы командасын тагын бер голга баетты – 0:4. Ә 72нче минутта “Орел” командасыннан Вадим Бойков кыр хуҗаларының хәлен бераз җиңеләйтеп, пенальтидан туп кертте. “КАМАЗ” киләсе уенны кунакта Брянскиның “Динамо”сы белән 17 июньдә үткәрәчәк.