“Динамо-ТТГ” Россиянең вице-чемпионнарын җиңде

“Динамо-ТТГ” Россиянең вице-чемпионнарын җиңде

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Марат Вәгыйзов). Белгородта волейбол буенча Россия Кубогы башлангыч этабының икенче туры уза. Казанның “Динамо-ТТГ” командасы “КТГ-Спартак” (Георгиевск) клубын җиңгәч, кичә ил чемпионатының көмеш призерын, мәйдан хуҗалары – ВК “Локомотив-Белогорье” командасын отты.

Виктор Сидельников спортчылары 3:0 исәбе белән (25:20, 25:15, 25:21) көндәшләрен уңышлы отып, аларга бернинди дә мөмкинлек калдырмады. Җиде матчтан соң безнең волейболчылар үз зоналарында беренче урында бара. Бүген Казан командасы “СКА-ЮРГУЭС” (Ростов өлкәсе) клубы белән очрашачак.