РФ прокуратура органнары хезмәткәрләренең беренче спартакиадасында Татарстан командасы икенче урынны яулаган

Спартакиадада барлык федераль округлардан прокуратура органнары хезмәткәрләре катнашты

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Россия Федерациясе прокуратура органнары хезмәткәрләренең беренче спартакиадасы тәмамланды. Аны ябу тантанасында РФ Генераль прокуроры урынбасарлары Геннадий Лопатин, Сергей Зайцев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР прокуроры Кафил Әмиров катнашты, дип хәбәр итә Спартакиаданың матбугат үзәге координаторы.
Илдар Халиков үз чыгышында Спартакиаданың кызыклы узуын билгеләп үтте. Ул Спартакиада үткәрү өчен нәкъ менә Казан сайлануы өчен рәхмәтен җиткерде һәм чыгышын тәмамлап, Премьер-министр катнашучыларга бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар теләде.
“Спартакиада югары дәрәҗәдә узды. Ул катнашучыларга һәм җанатарларга бик күп уңай эмоцияләр алып килде. Биредә җиңелүчеләр юк, биредә һәммәгез дә җиңүче. Сез энтузиазм белән гадел көрәштегез. Бу сыйфатлар көндәлек тормышта һәр кешегә кирәк”, - дип билгеләп үтте Геннадий Лопатин.
Спартакиадада җиңүчеләрне Татарстанның спорт йолдызлары да тәбрикләде: бәйрәм рухын республиканың иң яхшы бию һәм вокаль коллективлары ямьләндерде.
Ярышларның беренче көне нәтиҗәләре буенча җиңел атлетика һәм йөзү буенча җиңүчеләр билгеләнгән иде. Җиңел атлетика буенча шәхси беренчелектә 60 метрга йөгерүдә хатын-кызлар арасында Татарстаннан Наилә Конькина өченче урынны яулаган.
Татарстаннан Андрей Борзенко җиңел атлетика буенча шәхси беренчелектә 100 метрга йөгерүдә ир-атлар арасында икенче урынга лаек булган. Эстафета нәтиҗәләре буенча командалар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнгән: беренче урында – Татарстан, икенче урында – Идел буе Федераль округы һәм өченче урында – Урал Федераль округы.

Йөзү буенча катнаш эстафетада беренче урын ияләре – Идел буе ФО, икенче урында – Төньяк-Көнбатыш ФО, өченче урында – себер ФО.
Ярышларның икенче көнендә теннис буенча турнир нәтиҗәләре ясалды. Шул рәвешле, беренче урынга Идел буе Федераль округы, икенче урынга - РФ генераль прокуратурасы, өченче урынга – ТР прокуратурасы командасы чыккан.
13 нче майда команда зачетында җиңүчеләр билгеләнгән. Волейбол командалары арасында Идел буе федераль округына тиңнәр табылмаган, икенче урында – Төньяк-Көнбатыш ФО, өченче урында – Урал ФО.
Беренче спартакиада нәтиҗәләре буенча беренче урынны Идел буе ФО, икенче урынны ТР Прокуратурасы, өченче урынны Себер ФО яулады.Искәртеп үтәбез, Спартакиадада барлык федераль округлардан 63 РФ субъектлары прокуратурасын, 5 махсуслаштырылган прокуратура, Баш хәрби прокуратура һәм Россия Генераль прокуратурасын тәкъдим итүче спорт сөюче хезмәткәрләр катнашты.