Татарстан волейболчылары студентлар арасында узучы Ауропа чемпионатына бара

Казан дәүләт финанс–икътисад институтының “Экономист” хатын–кызлар волейбол командасы Германиядә студентлар арасында узачак Ауропа–2009 чемпионатына юллама белән бүләкләнде
(Казан, 15 май, “Татар–информ”). 2008 елда югары уку йортлары командалары арасында Россия чемпионы булган Казан дәүләт финанс–икътисад институтының “Экономист” хатын–кызлар волейбол командасы 17–24 май көннәрендә Гамбург шәһәрендә (Германия) студентлар арасында узачак Ауропа–2009 чемпионатына юллама белән бүләкләнде.
Быел Россия чемпионатында Казан командасы икенче урынга лаек булды. Команда составында дөнья чемпионатына 10 спортчы юл тотачак. Команданың капитаны – менеджмент факультетының 5 курс студенты Анастасия Ехлакова.
Казан дәүләт финанс–икътисад институтының “Экономист” хатын–кызлар волейбол командасы 1999 елда оеша, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте. Команда Россия чемпионатының беренче лигасында уйный (2001 елда Югары лигада тәкъдим ителә). Команданың баш тренеры – институтның физик тәрбия кафедрасы укытучысы, волейбол буенча спорт мастерлыгына кандидат Андрей Страхов.