news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада нәфис гимнастика буенча ачык турнир узачак

Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 400 гә якын гимнаст катнашачак.

Түбән Камада нәфис гимнастика буенча ачык турнир узачак
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). 16-18 апрельдә Түбән Камада «Нефтехим Арена» боз сараенда нәфис гимнастика буенча «Кечкенә фея» ачык турниры була.

Россия яшүсмерләр җыелма командасы баш тренеры Екатерина Сергеевна Сиротина чараның хөрмәтле кунагы булачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 400 гә якын гимнаст катнашачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot