Казан волонтерлары Шеньженьда 2011 ел Универсиадасында стажировка узачак

Кытайга 30 волонтер барачак, алар Универсиада авылында һәм иң зур спорт объектларында эшләячәк

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Бүген Казан 2013 елгы Универсиада дирекциясе делегациясенең Кытайга рәсми визиты кысаларында “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма белән 2011 елда Шеньженьда узачак Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру комитеты арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.
Килешүгә кул куюда “Казан-2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов белән 2011 елда Шеньженьда узачак Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру комитеты вице-секретаре Лиу Пингшенг катнашты. Шулай ук бу чарада җәйге универсиадалар буенча FISU директоры Марк Ванденплас һәм башкарма комитет вице-президенты – Шеньженьда XXVI Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары башкарма дирекция генераль директоры Лианг Даоксинг катнашты.
2011 елгы Универсиадада Казан волонтерларының стажировка үтү мәсьәләсе хезмәттәшлек итү турындагы килешүдә каралган. Килешү буенча Кытайга 30 волонтер җибәреләчәк, алар Универсиада авылында һәм иң зур спорт объектларында эшләячәк.
Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, Шеньженьга яхшы әзерлекле, иң яхшы волонтерлар гына барачак. “Безнең волонтерлар тәҗрибә туплау белән бергә зур вакыйганы тиешле дәрәҗәдә үткәрергә дә ярдәм итәр дип ышанабыз”, - диде ул.
Лианг Даоксинг үз чиратында, килешүне имзалау – ике як өчен дә файда китерәчәк мөһим адым, дип ассызыклады.
Шеньжень Универсиадасында барлыгы 250 мең шәһәр волонтеры һәм 2011 ел Универсидасы спорт объектларына беркетеләчәк 22 мең волонтер эшләячәк, дип хәбәр итә “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма матбугат хезмәте.