ФИДЕ мастеры Антон Исаевский 20 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында ТР чемпионы булды

ФИДЕ мастеры Антон Исаевский 20 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында ТР чемпионы булды

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Антон Исаевский (Казан) шахмат буенча яшүсмерләр ярышында ТР чемпионы булды. Ярышлар кичә республиканың Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә тәмамланды.

Беренчелек олимпия системасы буенча үтте, анда 20 яшькәчә 32 шахматчы катнашты. Финалда ФИДЕ мастеры Антон Исаевский спорт мастеры кандидаты Марат Оскаровны җиңде. Классик һәм тиз шахмат буенча төп партияләр беркемнең дә отмавы белән тәмамланды, ә өстәмә уеннарда 4:2 исәбе белән Исаевский җиңде. Хәзер аңа 2006 елда Россия Беренчелегендә республика данын якларга туры киләчәк.