Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гашыйклар көне "Рубин"га җиңү алып килде
Гашыйклар көне "Рубин"га җиңү алып килде
(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Кичә Испаниядә "La Manga Cup" турниры кысаларында Казанның "Рубин" командасы беренче уенын Норвегиянең "Люн" клубы белән үткәрде.
Беренче тайм 2:0 исәбе белән Корбан Бердыев командасы файдасына тәмамланды. Уенда ике тапкыр Бәйрәмов аерылып торды. Тәнәфестән соң да казанлылар көндәшләренә сер бирмәде. Рони исәбендә - ике һәм Домингесның - бер гол. Норвегиялеләр бары бер гол белән генә җавап бирә алды. Нәтиҗәдә, 5:1 исәбе белән "Рубин" җиңүгә иреште.
"Рубин"ның старт составы: Колинько, Мәхмүтов, Скотти, Синев, Калисто, Ялланда, Әюпов, Симутенков, Чижек, Рони, Бәйрәмов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз