Актанышта район башлыгы тәкъдиме белән чаңгы спринтын үткәрделәр

Бәйгедә мәктәп укучылары, оешма командалары эстафетада катнашты.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Актанышта сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирүче район башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән стадионда чаңгы спринты узды. Бу турыда Актаныш муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.Бәйгедә мәктәп укучылары, оешма командалары эстафетада узышты. Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән үк Актанышка килеп чаңгычыларның спринтта катнашуы — спорт чараларының кирәклегенә бер дәлил.