Бөгелмә спортчысы батутта сикерү буенча дөнья беренчелегендә җиңде

5-8 декабрьдә Токиода батутта һәм акробатик юл буенча сикерүдә дөнья беренчелеге узды.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бөгелмә спортчысы Илдан Махиянов батутта сикерү буенча дөнья беренчелегендә «алтын» һәм «көмеш» яулады. Бу турыда Бөгелмә мөниципаль районы сайтында хәбәр ителә. 5-8 декабрьдә Токиода батутта һәм акробатик юл буенча сикерүдә дөнья беренчелеге узды. Бөгелмә спортчысы 11-12 яшьлек яшүсмерләр арасында батутта синхрон сикерү ярышларында җиңүче булды (Иван Лысенко белән парда). Шулай ук шәхси сикерүләрдә көмеш медаль яулады. Җиңүчене Бөгелмә тренеры Рамил Уразгильдин тәрбияли.