Казанда көрәш буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты старт алды

Ярышларга 24 төбәктән якынча 200 спортчы килгән

(Казан, 14 декабрь, «Татар-иноформ», Юлия Ревина). Бүген “Ак Барс” Көрәш сараенда көрәш буенча Россия беренчелеге һәм чемпионаты старт алды.
Ярышларга 24 төбәктән якынча 200 спортчы килгән.
Ярышларда катнашучыларны ТР Хөкүмәте һәм җитәкчелеге исеменнән ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов сәламләде.
Ул билгеләп үткәнчә, быел көрәш Россия Спорт министрлыгының Бөтенроссия спорт төрләре реестрына кертелде, 6 спортчы халыкара класслы спорт мастеры исемен алды. Шулай ук быел көрәш Универсиада дисциплиналары исемлегенә кертелде.
“Шуның кадәр күп спортчыларның булуы куандыра. Бик кызыклы көрәш булыр һәм һәр катнашучы үзенең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтер, дип өметләнәм”, - дип йомгак ясады министр.
“Татарча көрәш” Бөтенроссия федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов билгеләп үткәнчә, бу аккредитациядән соң, Бөтенроссия масштабындагы беренче ярыш.
“Якынча 200 спортчы катнаша. Бу безнең спорт төренең алга баруын, үсүен аңлата. Һәм алга таба уңышлар күбрәк булачак. Төбәкләр белән күбрәк эшләргә кирәк”, - дип билгеләде ул.
Әлеге ярышларга РФ төбәкләренең иң көчле көрәшчеләре керә: һәр авырлык категориясендә 1 катнашучы.
17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында ярыш 9 авырлык категориясендә уза: 55, 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90 һәм 90+ кг.
1994 яшьлек һәм аннан өлкән көрәшчеләр арасында ярыш шулай ук 9 авырлык категориясендә бара: 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 һәм 100+ кг.
Ярышларда җиңүчеләр “Россиянең спорт мастеры” квалификациясен ала.