Әлки районы спорт мәктәбе директоры дөнья чемпионатларында судья була алачак

Хәзер ул дөнья чемпионатларында көрәшчеләрнең чыгышларын хөкем итәргә хокуклы.
(Әлки, 14 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы спорт мәктәбе директоры Рәмис Вафинга билбаулы көрәш буенча “Халыкара категорияле судья” исеме бирелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Хәзер ул спортның бу төренә кагылышлы халыкара ярышларда, дөнья чемпионатларында судья буларак катнаша ала. Шулай ук көрәшчеләрнең чыгышларын хөкем итүгә хокуклы булды.