Р.Миңнеханов: “Россия җыелма командалары Казанда 5-6 спорт төре буенча әзерлек уза алачак”

Студентларның 2013 елгы Бөтендөнья җәйге спорт уеннары мирасы Татарстан гына түгел, бөтен Россия мирасы, дип басым ясап әйтте ТР Президенты

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Россия хәзерге вакытта футбол буенча дөнья чемпионатын көтеп яши, Татарстан исә 2013 елда Казанда булачак Универсиаданы көтеп кенә түгел, шуңа әзерлек белән яши. 2018-2020 елларда Россия үзендә дөнья чемпионатын үткәрүгә дәгъва итүгә бәйле заявка кампаниясе кысаларында FIFA делегациясе инспекцияләү максатында килгәч, Казанда 3 футбол стадионы ачылды. Универсиада үткәрүдә файдаланылачак 64 спорт корылмасының 36сы яңа төзелергә тиеш булса, шуларның 23е инде кулланылышка тапшырылды һәм алар базасында студентлар, яшьләр, балалар спорт һәм физик культура белән шөгыльләнә, 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионы һ.б. объектлар төзелә.

Казан Ратушасында барган Физик культура, спорт һәм олимпия хәрәкәте буенча федерация советы комиссиясенең Казанда үткәреләчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек барышына багышланган күчмә утырышында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип искәртте. Студентларның 2013 елгы Бөтендөнья җәйге спорт уеннары мирасы концепциясе күпме спорт объекты каласын һәм кулланылышта буласын аңларга ярдәм итте, бу исә Татарстан гына түгел, бөтен Россия мирасы: Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең иң заманча спорт объектларында Россия җыелма командалары спортчылары 5-6 спорт төре буенча әзерлек уза алачак, диде ул.

Бу җөмләдә фикерен дәлилләп, Татарстан җитәкчесе республика делегациясенең Кытайга баргач андагы спортчылар әзерләү үзәге һәм физик культура институтларының берсендә булу вакыйгасына тукталды. Аның фикеренчә, традицион булмаган медицина түгел, ә булдырылган инфраструктура, тренировкаларга системалы якын килү, ныклы физик әзерлек кытайлыларга спортның шактый төрендә әһәмиятле уңышларга ирешерү мөмкинлеге биргән. Кытайлылар совет спортчыларын әзерләү системасы тәҗрибәсен үзләрендә куллана, Россия тренерларының шактые хәзер анда эшли, дип шәрехләде Президент. Шуңа күрә дә уеннарга әзерлек дәрәҗәсе, Казанда ачылачак академиянең роле һәм эш нәтиҗәләре сизелерлек булырга тиеш, дип саный Р.Миңнеханов.

Чыгышының соңында ул, Универсиадага әзерлек мәсьәләсендә Татарстан башлангычларында теләктәшлектә булган һәм һәрдаим ярдәм иткән өчен, РФ Дәүләт Думасы, РФ Дәүләт Җыенының Федерация Советы адресына рәхмәт сүзләрен җиткерде.