Бүген Казан Ратушасында Универсиадага әзерлек мәсьәләсе карала

Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, танылган спортчылар катнаша

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Казан Ратушасында Вячеслав Фетисов җитәкчелегендәге физик культура, спорт һәм олимпия хәрәкәте буенча федерация советы комиссиянең пленар утырышы башланды. Анда көн үзәгенә 2013 елгы Казан Универсиадасына әзерлек мәсьәләсе чыгарылган. Бу утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, танылган спортчылар катнаша.
Мәскәү кунаклары кичә Кол Шәриф мәчетендә, Благовещение соборында булды, бүген исә спорт объектларыннан алар “Ак барс” кара-каршы көрәш сараенда, “Олимп” спорт комплексында булган, үтеп барышлый алар спортның су төрләре сараенда һәм 45 мең тамашачыга исәпләнгән стадионны караган. Мәскәү кунаклары ТР Дәүләт Советында булып парламент үзәген карарга җыена, аннары Универсиада авылындагы тулай торакны, спорт объектларын, теннис академиясен карый, чирәмдәге хоккей үзәгенә күз сала.
Бүген төнлә Мәсәкүгә китәр алдыннан алар Раифа ирләр монастыренә барачак.