"Ак Барс" хоккейчылары үз бозында "Северсталь" командасын отты

Уен язмышы овертаймда хәл ителде.
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында Казанның "Ак Барс" командасы үз бозында "Северсталь" хоккейчыларыннан өстен чыкты. Җиңүче өстәмә билгеләнгән вакытта – овертаймда ачыкланды. Исәп Казан клубы файдасына – 2:1."Ак Барс" командасы өчен голларны икенче периодта Андрей Марков һәм овертаймда Антон Ландер кертте. Шунысын да әйтергә кирәк: җиңү яуларга булышкан соңгы голга китергән пасны "Ак Барс" составында әле икенче уенын гына уздырган Канада уенчысы Роб Клинкхаммер бирде. 18 сентябрьдә "Ак Барс" Казанда Риганың "Динамо" командасы белән уйный. Матч 19.30 сәгатьтә башлана.КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" (Казан) – "Северсталь" (Череповец) – 2:1 ОТ (0:0, 1:0, 0:1, 1:0). 1:0 Марков (Азеведо, Малыхин, 35:48, күплектә) 1:1 Кагарлицкий (Бумагин, 44:45) 2:1 Ландер (Клинкхаммер, Яруллин, 60:47).Капкачылар: Гарипов – Гудачек.