news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Квартальновның Covid-19 инфекциясенә анализы тискәре нәтиҗә күрсәткән

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның «Ак Барс» командасының баш тренеры коронавирус инфекциясе йоктырган дип шикләнгәннәр.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» комадасының баш тренеры Дмитрий Квартальнов коронавирус белән авырмаган. Бу хакта КФУның медицина-санитария бүлегендә уздырылган өстәмә тикшеренүдән соң билгеле булды. «Около спорта» телеграм-каналы шул хакта хәбәр итә һәм остазның анализ нәтиҗәләре белән уртаклаша.

Шулай итеп, Казан клубы остазының Covid-19 йоктыру ихтималы турындагы мәгълүмат расланмаган.

«Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, Квартальновның коронавирус йоктыруы турындагы ялган мәгълүматны беренче булып Мәскәү басмасы чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100