Кукмара районының Өркеш авылы мәктәбендә балалар арасында теннис ярышлары уза

Теннис ярышында катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен бүләкләрне Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе урынбасары Фәния Җәләлиева әзерләгән

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Иртәгә – 15 июльдә Кукмара районының Өркеш авылы мәктәбендә теннис буенча ярышлар уза. Анда бөтен районнан укучылар чакырулы.
Теннис ярышында катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен бүләкләрне Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе урынбасары Фәния Җәләлиева әзерләгән.
Әлеге чара Өркеш авыл мәктәбе коллективы белән берлектә оештырыла, дип хәбәр итә ТР Мөслимәләре берлеге рәсми сайты.