Россия Кубогының 1/16 финалында “Рубин” икенче дивизион командасы белән уйнаячак

Россия Кубогының 1/16 финалында “Рубин” икенче дивизион командасы белән уйнаячак

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Футбол буенча Россия Кубогының 1/16 финалында Казан “Рубин”ы “Үзәк” төркемнең икенче дивизион командасы – Мәскәү өлкәсенең “Луховицы” футболчылары белән уйнаячак. Чәршәмбе көнне әлеге команда “Мордовия” футболчыларын 6:0 исәбенә тар-мар итте һәм бүгенге көндә премьер-лигада чыгыш ясаучы Казан клубы белән очрашуга әзерләнә.

1/16 финалының бердәнбер уены 27 июнь көнне Мәскәү өлкәсе Луховицы шәһәренең “Спартак” стадионында узачак. Әлеге матчта җиңгән команда 1/8 финалында “Шинник” – “Спартак-Нальчик” парында җиңгән клуб белән очраша.