Татарстан коткаручылары Казансуда һөнәри осталыкларын күрсәтә

Татарстан коткаручылары Казансуда һөнәри осталыкларын күрсәтә

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Иртәгә Яңа Савин районы мәйданыннан ерак түгел Казансу елгасында Татарстанның эзләү-коткару отрядлары территориаль командаларының республика ярышлары була. Бу хакта бүген ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышларда Бөгелмә, Лениногорски, Яшел Үзән, Тәтеш, Түбән Кама, Чаллы, Чистай, Мамадыш һәм Казанның эзләү-коткару отрядлары катнаша. Спортчылар берничә этапта үтәчәк ярышларда 3 километрга йөгерергә, көч күнегүләре буенча осталыкларын күрсәтергә тиеш. Моннан тыш, коткаручылар тиешле урында зыян күрүчеләрне су астында эзләү буенча һәм коткару эшләрендә катнашачак. Җиңүчеләргә диплом, кубок һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру ниятләнә.