«Рубин-2» сезонда беренче тапкыр отты

«Рубин-2» сезонда беренче тапкыр отты

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Марат Вагыйзов). Кичә Казанда «Рубин» стадионында «Рубин-2» футболчылары Урал – Идел буе зонасының икенче дивизионы командалары арасында үткән Россия чемпионатында беренче җиңүгә иреште. Шулай итеп, «Энергетик» клубы (Урень) җиңелде.

Матчның 27нче минутында арбитр «Энергетик»лар капкасына пенальти билгеләде, әмма Рөстәм Мөхәммәтшин кунакларның голпикерын җиңә алмады. 12 минуттан соң «Рубин-2»нең һөҗүмчесе ярышта исәп ачты. Икенче таймда уен бетәргә 8 минут кала Марков командага уңыш китерде. Уен 2:0 исәбе белән «Рубин-2» командасы файдасына тәмамланды.

Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы үз кырында 0:1 исәбе белән Оренбургның «Газовик» командасына оттырды, ә Әлмәтнең «Алнас»ы 2:0 исәбе белән Димитровградның «Крылья Советов-СОК» клубына оттырды.