Казан Авиатөзелеш районы командасы спорт ориентлашуы буенча республика чемпионатында җиңү яулады

Казан Авиатөзелеш районы командасы спорт ориентлашуы буенча республика чемпионатында җиңү яулады

(Чаллы, 14 июнь, “Татар-информ”, Айрат Башкуров). Казан Авиатөзелеш районы командасы спорт ориентлашуы буенча республика чемпионатында беренче урынны алды. “Түбән Кама” милли паркында үткәрелгән ярышларга 8 команда килгән иде. 150дән артык спортчы спринт, классика һәм эстафетада үз көчләрен сынады.

Төрле дистанцияләрдә һәм төрле яшь категорияләрендә классик ориентлашу буенча казанлылар Илшат Валиәхмәтов, Айрат Гайфуллин, Игорь Савельев, Әдилә Вафина, Энҗе Кәлимуллина һәм Римма Церюкова, Яшел Үзәннән Эльвира һәм Илдар Гыйматовлар, Чаллыдан Дмитрий Козин һәм Вера Чашина, Удмуртиядән Рәфил Сыйтдиков һәм Ольга Бочкарева җиңү яулады. Спринтта Түбән Камадан Ольга Воронцова һәм Сергей Ахметкин, Чаллыдан Александр Кузнецов һәм Евгений Иванов, казанлылар Анастасия Данилова, Виктор Петров, Энҗе Кәлимуллина, Анна Власова, Александр Игнатов, Алена Юрикова, Удмуртия вәкилләре Ольга Бочкарева һәм Николай Васильев беренчелекне ычкындырмады. Эстафетада исә ир-егетләр арасында 21 яшькә кадәр категориядә, шулай ук 12 яшькәчә кызлар һәм малайлар арасында Казан Авиатөзелеш районы командасы вәкилләре җиңүгә лаек булды. Чаллы командасы 16 яшькәчә ир һәм кыз балалар арасында беренче булды. Өлкән яшь категориясендә Түбән Кама кызларына тиңнәр булмады.

Команда исәбендә Казан Авиатөзелеш районы командасы – беренче урынны, түбәнкамалылар – икенче, Чаллы вәкилләре өченче урынны алды.