Черек күлдә судно модельчеләре ярыша

Черек күлдә судно модельчеләре ярыша

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген Казанда Черек күлдә Татарстан Республикасының судно модельләре ясаучы яшүсмерләр арасында шәхси-команда ярышлары башланды. Бәйгедә бөтен республикадан 50дән артык яшь судно модельчесе катнаша.

Ярышлар берничә класста уза. Чын хәрби катер модельләре ясалуының тиңдәшлеге буенча ярыша. Бәяләүчеләрнең үткер күзеннән бер генә деталь дә читтә калмый. Шуңа күрә бәйгедә катнашучылар үзләренең дөреслеген раслар өчен сызымнарын да күрсәтергә мәҗбүр.

Идарә ителә торган узыш катерлары нинди дә булса катерларның күчермәсе түгел. Әмма аларның ярышларын карау чын катер бәйгеләренекеннән бер дә ким түгел. Ярышлар вакытында “баткан” катерларны көймәдәге махсус команда коткара.

Бәйге кичкә кадәр дәвам итәчәк. Хәер, оештыручылар хәзердән үк аларның уңышлы үтүе турында белдерә.