Чаллы җиңел атлетлары ветераннар арасында казан беренчелегендә 5 медаль яулаган

Чаллы җиңел атлетлары ветераннар арасында казан беренчелегендә 5 медаль яулаган

(Чаллы, 14 июнь, “Татар-информ”, Айрат Башкуров). Казанда ветераннар арасында җиңел атлетика буенча шәһәрнең ачык чемпионаты үткәрелде. Анда татарстанлылардан тыш, Марий Эл һәм Чувашия вәкилләре дә көч сынашты. Чаллының 5 ветераны уңышлы чыгыш ясап, 3 алтын һәм 2 көмеш медальгә лаек булды.

Ильяс Ихсанов, Юрий Фирсов, Людмила Романовская - алтын медальләр, Григорий Ландышев һәм Ринат Сафин көмеш медальләр алды. 27-29 июньдә Казанның Үзәк стадионында Татарстан чемпионаты узачак. Аның нәтиҗәләре буенча, ветераннар арасында Россия чемпионатында катнашу өчен вәкилләрне сайлап алу күздә тотыла. Әлеге бәйге сентябрь азагына Адлерда булачак.