Россия хоккейчылары дөнья чемпионатында бишенче җиңүен яулады

"Ак Барс" командасы һөҗүмчесе Владимир Ткачев исәбендә бер очко бар.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Кельн һәм Парижда хоккей буенча дөнья чемпионаты дәвам итә. Үз уеннарын Германия шәһәрендә уздыручы Россия хоккейчылары кичә Словакия җыелма командасын тар-мар итте – 6:0. Дүртенче алканы Никита Кучеров "Ак Барс" һөҗүмчесе Владимир Ткачев биргән пастан соң кертте. Бу – Ткачевның дөнья чемпионатындагы беренче очкосы.

Шулай итеп, рәттән 5 уенда җиңү яулаган Россия командасы исәбендә 14 очко булды һәм алар "А2 төркемендә беренче урында бара. Олег Знарок шәкертләре 15 майда Латвия хоккейчылары белән очраша. Матч Мәскәү вакыты белән 21:15 сәгатькә билгеләнгән.

Ә ул арада команда капитаны Сергей Мозякинның быелгы чемпионатта башка уйный алмаячагы билгеле булды. Имгәнү сәбәпле ул Россиягә кайткан инде. Соңгы ике уенда капитан вазифасын Антон Белов башкарды. Киләсе уенда Россия җыелмасы Дмитрий Орлв һәм Евгений Кузнецов белән тулыланачак.

Хоккей. Дөнья чемпионаты. Россия - Словакия 6:0 (3:0; 2:0; 1:0).

1:0 Дадонов (Гусев, Шипачев) 01:12
2:0 Дадонов (Гусев, Шипачев) 13:35,
3:0 Миронов (Плотников) 19:19
4:0 Кучеров (Ткачев, Киселевич) 22:53
5:0 Телегин (Зуб, Плотников) 32:50
6:0 Гавриков (Шипачев, Двдонов) 55:47.