“Ак Барс” Гагарин Кубогы өчен көрәшнең финал сериясендә икенче тапкыр оттырды

Санкт-Петербургта 15 һәм 17 апрельдә СКА хоккейчылары җиңә калса, серия Казанга әйләнеп кайтмаячак

 (Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Кристина Иванова). Кичә“Ак Барс” Гагарин Кубогы өчен көрәшнең финал сериясендә СКА га каршы икенче матчта янә оттырды.
Гагарин кубогы өчен көрәшнең финалында беренче матчта 2:4 исәбе белән оттырганнан соң, Казанның "Ак Барс" командасы үз бозындагы икенче уенда да уңышка ирешә алмады. Бу юлы Зиннәтулла Билалетдинов спортчылары 0:1 исәбе белән оттырды.

Шулай итеп, Санкт-Петербургта 15 һәм 17 апрельдә СКА хоккейчылары җиңә калса, серия Казанга әйләнеп кайтмаячак.

"Ак Барс" (Казан) – СКА (Санкт-Петербург) – 0:1 (0:1, 0:0, 0:0). Гол: 0:1 Бурдасов (19:01).

Капкачылар: Нильссон – Коскинен.

Сериядә гомуми исәп: 0 - 2 (2:4).