Апас Кубогы Апаста калды

Апас урта мәктәбенең зур спорт залында район башлыгы күчмә Кубогына милли көрәш буенча унынчы-юбилей турниры үткәрелде

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Апас урта мәктәбенең зур спорт залында район башлыгы күчмә Кубогына милли көрәш буенча унынчы-юбилей турниры үткәрелде. Анда Татарстанның 5 авыл хуҗалыгы районы яшь көрәшчеләре бил алышты, дип хәбәр итә “Йолдыз” хәбәрчеләре.
Шулай ук, Казанның Авиатөзелеш районы һәм күрше Чувашия Республикасының Батыр районы яшь көрәшчеләре дә тулы команда белән килгән иде. Берьюлы көрәш барган ике келәмгә 120 яшь батыр чыгып, егетләргә генә хас бер үҗәтлек белән, көндәшен аркасына салырга тырышты. Яңа, матур алымнар да булды. Боларын инде Апас көрәш мәктәбе “шәкертләре” күңелләренә ныклап салып куйды. Кунак каршылаучы як буларак, Апас мәктәбе, районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчелеге бөтен кирәкле шартларны да булдырган иде. Көрәш келәмнәрендә республика категорияле хөкемдарлар - Казаннан килгән Атлас Гафиятов һәм Рифкать Җәләев һәм башкалар яшь көрәшчеләргә карата гадел булды.
Команда зачетында Апасның көрәш буенча район җыелма командасы беренче урын яулап, бу юлы да район башлыгының Күчмә Кубогы районда калды. Икенче урында – Буа, өченче урында Кама Тамагы районы яшь көрәшчеләре. Җиңүчеләргә Күчмә Кубокны һәм акчалата бүләкләрне район башлыгы Рәшит Заһидуллин үзе тапшырды.