Ютазыда чаңгы ярышы була

Һәр кешегә ике чакрым ара узарга туры киләчәк

 (Казан, 14 март, “Татар-информ”). 15 мартта “Кымыз-Тау” спорт базасында чаңгы сезонын ябуга багышланган эстафета узачак.

Ярышлар авыл, Урыссу бистәсенең предприятие һәм оешма, мәктәп командалары арасындагы район спартакиадасы хисабына үткәреләчәк. Эстафетада катнашучыларга ике чакрым ара узарга туры киләчәк, дип яза “Ютазы таңы” газетасы.