Россия биатлончылары 12,5 км арада индивидуаль узышта “көмеш” һәм “бронза” алдылар

Икенче урында - Алена Кауфман, өченчедә - Наталья Братюк

 (Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россия спортчылары Паралимпия уеннарында физик үзенчәлекле спортчылар арасында бер үк вакытта ике медаль яулады.

Беренче урында – Украинадан Александра Кононова, икенче урында – россияле Алена Кауфман, өченчедә - Наталья Братюк.

4 нче урында тагын бер россияле - Анна Миленина.