Колобков, БДБ илләре Уеннарына әзерлек буенча киңәшмәдә катнашу өчен, Казанга килде

Тарихта беренче БДБ илләре Уеннарын үткәрү РФ вице-премьеры Ольга Голодец җитәкчелегендәге Хөкүмәт комиссиясе утырышында расланды.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Казан» халыкара аэропортында РФ спорт министры Павел Колобковны каршы алды. Колобков Казанда берничә чарада, шул исәптән БДБ илләре Уеннарына (ул Казанда беренче тапкыр 2020 елның августында узачак) әзерлек буенча киңәшмәдә катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия спорт министрының Казанга сәфәренең төп максаты -„ТР Спорт министрлыгының 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында»гы мәсьәлә буенча ТР Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашу. Павел Колобков шулай ук 2020 елда Казанда узачак БДБ илләре Уеннарын үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмә үткәрергә ниятли», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Тарихта беренче БДБ илләре Уеннарын үткәрү РФ вице-премьеры Ольга Голодец җитәкчелегендәге Хөкүмәт комиссиясе утырышында расланды. Ярышларда Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдавия һ.б. илләрдән 2 меңгә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Ярышлар 19 спорт төре (дзюдо, самбо, пляж волейболы, мини-футбол, бокс, шахмат, фехтование, гер күтәрү, армрестлинг, билбау көрәше һ.б.) буенча узачак.