“Синтез” янә тигез исәпкә уйнады

Казанның “Синтез”ы су полосы буенча Россия чемпионатының 6нчы турының икенче матчында кабат тигез исәпкә уйнады
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Казанның “Синтез” клубы су полосы буенча Россия чемпионатының 6нчы турының икенче матчында кабат тигез исәпкә уйнады. Чеховның “Штурм”ына каршы матчта тигез исәптән соң ил чемпионнары Волгоградның “Спартак” командасын да ота алмады – 6:6.
Рәттән икенче уртак исәп алай да “Синтез”ның лидерлык позициясенә йогынты ясамады. Казанлыларның элеккегечә бер генә җиңелүләре дә юк. Волгоградның “Спартак” клубы тигез исәпкә уйнау сәбәпле, икенче урынын саклап калды, әмма хәзер аны Мәскәү өлкәсенең “Штурм-2002” белән бүлешә, чөнки Чехов командасы кичә Мәскәүнең “Динамо-Олимпийский” клубын җиңде (13:9).
Бүген икенче урынның язмышы “Штурм” белән “Спартак” очрашуында хәл ителәчәк, ә “Синтез” “Динамо”га каршы уйнаячак.
«Спартак» (Волгоград) – «Синтез» - 6:6 (2:2, 0:1, 2:2, 2:1).