“Ак Барс” клубы һөҗүмчесен Россия яшүсмерләр җыелма командасына чакырдылар

Казанның “Ак Барс” клубы һөҗүмчесе Кирилл Петровны Россиянең яшүсмерләр җыелма командасына (18 яшькә кадәрге) чакырдылар
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанның “Ак Барс” клубы һөҗүмчесе Кирилл Петровны Россиянең яшүсмерләр җыелма командасына (18 яшькә кадәрге) чакырдылар.
6-11 февраль көннәрендә Финляндиядә “Биш Милләт Турниры” узачак, анда илнең яшүсмерләр җыелма командасы да катнаша. Чехия, Финляндия, АКШ һәм Швеция җыелма командалары Россия хоккейчыларының көндәшләре булачак. Александр Бирюков спортчыларының җыеннары 30 гыйнварда башлана, дип хәбәр итә Россия Хоккей федерациясенең матбугат хезмәте.
Россия яшүсмерләр җыелма командасына кандидатлар арасында Казанның “Ак Барс” клубы һөҗүмчесе Кирилл Петров та бар. Моннан тыш, кандидатлар исемлегенә Татарстан клубыннан тагын бер уенчы – Лениногорскиның “Нефтяник” командасыннан Аслан Рәисов тә керде.