news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама чаңгычысы Россия күләмендәге ярышта көмеш медаль алды

Ул Татарстанның унбер чаңгычысы арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Түбән Кама чаңгычысы Россия күләмендәге ярышта көмеш медаль алды

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама чаңгычысы — халыкара спорт мастеры Алия Иксанова Чусовойда Россия кубогының 2 нче этабында көмеш медаль алды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Нефтехимик» спорт клубы вәкиле Алия Иксанова ун чакрымга классик стильдә узышта туксан спортчы арасында икенче килде, Татарстанның унбер чаңгычысы арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Якташыбыз Диләрә Сабирҗанова ирекле стильдә узышта финишка 14нче килде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100