news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан спортны үстерү буенча Россиянең иң яхшы төбәге дип танылды

Милли спорт премиясен Мәскәүдә лауреатларны хөрмәтләү тантанасында республика Башлыгы Радий Хәбировка тапшырганнар.

Башкортстан спортны үстерү буенча Россиянең иң яхшы төбәге дип танылды
bashinform.ru

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә спортны үстерү буенча иң яхшы төбәк дип Башкортстан Республикасы танылган. Милли спорт премиясен Мәскәүдә лауреатларны хөрмәтләү тантанасында республика Башлыгы Радий Хәбировка әлеге дәрәҗәле бүләкне тапшырганнар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Финалистлар өчлегенә шулай ук Краснодар һәм Красноярск крайлары да кергән. Башкортстан Республикасы исә тавыш бирү һәм премиянең экспертлар советы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча ышанычлы җиңү яулаган, дип хәбәр итә Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте.

Жюри әгъзалары Уфаны Халыкара балалар уеннарын ике тапкыр уңышлы үткәргән Россиянең беренче һәм бердәнбер шәһәре буларак аерым билгеләп үткән. Республикада шулай ук физик культура һәм массакүләм спортны үстерү буенча зур эш башкарыла, халыкның төрле категориясе өчен ел саен спартакиадалар һәм башка ярышлар үткәрелә.

Бәйгедә җиңү яулаган төбәккә Россия Спорт министрлыгыннан бер миллион сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100