Виктор Сидельников: “Динамо-ТТГ” ышанычлы җиңү яулады”

Виктор Сидельников: “Динамо-ТТГ” ышанычлы җиңү яулады”

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Казанның “Динамо-ТТГ” волейбол командасы баш тренеры Виктор Сидельников кичә үзенең уенчылары Германиянең “Фридрисхафен” клубын ышанычлы рәвештә җиңүгә иреште дип саный. “Яңа сезонда көндәшләр командасының составы тулысынча диярлек алышынса да, алар бүген бик яхшы уйнады. Мин үзебезнең мәйданда җитди команданы җиңүебезгә бик тә шат”, - дип ассызыклады “Динамо-ТТГ” командасының баш тренеры матчтан соң үткәрелгән матбугат конференциясендә.

“Фридрисхафен” клубы баш тренеры Штелиан Мокулеску, җиңелүләренә карамастан, үз командасының уеныннан канәгать калды. “Минем уйлавымча, без дүрт партия дәвамында “Динамо” белән тигез уйнадык, әмма бишенче сетта казанлылар блокта һәм һөҗүм итүдә көчлерәк иде, - диде румын белгече. – Безнең төп максатыбыз – Германия чемпионатында җиңү”.

Үз чиратында Виктор Сидельников “Фридрисхафен” волейболчыларын оту бер дә җиңел булмавын ассызыклады. “Немецлар беренче партиядән соң уен тәртибен үзгәртүгә иреште – Стэнли бер ярым партия дәвамында биш мәртәбә һөҗүм оештырганнан соң, аны блокировкалауны туктаттылар. Алар саклануда да әйбәт уйнады, шулай ук һөҗүм иткәндә дә ялгышмаска тырыштылар”, - дип шәрехләде кунакларның уенын “Динамо-ТТГ” командасы баш тренеры.

“Бездә, кызганычка күрә, Либеро бик начар уйнады, җаваплы мизгелләрдә ул тупны югалтты. Клэйтон да бик шатландырмады”, - дип ассызыклады Сидельников.

Казан командасының баш тренеры фикеренчә, кунакта узачак җавап уенында, безгә, беренче чиратта, тамашачыларның “Фридрисхафен”га теләктәшлек күрсәтүенә әзер булырга кирәк. Аларның уеннары вакытында дүрт мең урынлы тамаша залы һәрвакыт тулы була. “Әмма плей-оффка эләгү өчен безгә үзебезнең мәйданда “Олимпиакос”ны оту да җитә, шунлыктан Германиядә тынычлап уйнарга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Сидельников.