Татарстанда хатын-кыз футболчылар тәрбияләргә кирәк

Татарстанда хатын-кыз футболчылар тәрбияләргә кирәк

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Татарстанда хатын-кызлар футболын үстерергә кирәк. Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының спорт төрләрен үстерү бүлеге башлыгы Альберт Баһаутдинов республика Футбол федерациясенең хисап конференциясендә әнә шулай дип белдерде.

Альберт Баһаутдинов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы укучыларының соңгы Спартакиадасында яшүсмерләрдән оештырылган 40 футбол командасы һәм 12 кызлар командасы катнашты. Шуның белән бергә, Бөтендөнья җәйге универсиадасы программасына хатын-кызлар футболы да кертелгән. “Без 2013 елда Универсиада Казанда узар дип өметләнәбез, - диде Альберт Баһаутдинов. – 6 елдан соң Россия җыелма командасында Татарстанда тәрбияләнгән спортчыларны да күрәсе килә. Шунлыктан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә кызлар өчен футбол секцияләре ачу хәзерге вакытта бик зур әһәмияткә ия”.

ТР Футбол федерациясе президенты Александр Гусев федерациянең чираттагы утырышында әлеге тәкъдимне караячакбыз дип вәгъдә итте.