2007 елда ТР Футбол федерациясенең эш нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип табылган

2007 елда ТР Футбол федерациясенең эш нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип табылган

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Татарстан Республикасы Футбол федерациясе эше нәтиҗәләрен канәгатьләнерлек дип танырга кирәк. Бүген Казанның Спорт сараенда узган ТР Футбол федерациясе хисап утырышында шундый карар кабул ителде. Конференция президиумы рәисе федерация президенты – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев булды.

Федерация эше нәтиҗәләре турындагы докладында Александр Гусев узган футбол сезоны Россия футболы өчен шактый уңышлы булды. Илебез җыелма командасы Евро-2008гә юллама алды, ә Ауропа аренасында алдагы еллардагы кебек үк чыгыш ясады. Александр Гусев Россия чемпионатында җиңү өчен көрәш соңгы турга чаклы барганлыгын аеруча билгеләп үтте, һәм нәтиҗәдә, 10 елга беренче мәртәбә алтын медальләрне Мәскәү клубы яулый алмады. “Санкт-Петербург башкаланыкы булмаган клублар да Россия чемпионатында җиңәргә лаеклы булуларын күрсәтте”, - дип белдерде ТР Футбол федерациясе президенты.

Александр Гусев ярышлар уздыру өлкәсендә республика Футбол федерациясенең лаеклы эшен билгеләп үтте. Чемпионат та, беренчелек тә, Татарстан Кубогының да оештырылу дәрәҗәсе югары иде. ТР чемпионатында соңгы турларга чаклы интрига сакланды. Хәтта беренче мәртәбә җиңүчене ачыклау өчен “алтын матч” уздырырга кирәк булды. Анда Түбән Каманың “Шинник” клубы Яшел Үзәннең “Авангард”ын отты.

Әмма ТРФФ президенты фикеренчә, клубларга республика дәрәҗәсендәге матчларга җанатарларны активрак җәлеп итү зарур, чөнки Казанның 30 мең кеше сыя торган Үзәк стадионында да мең кеше көчкә җыелды.

Шул ук вакытта ТР профессиональ командаларының дәрәҗәсе, Александр Гусев фикеренчә, канәгатьләнерлек дип санап булмый. “Рубин” Премьер-лигада 10нчы урын гына алды, икенче дивизион командалары “Алнас”, “Нефтехимик” һәм “Рубин-2” да “Идел буе” зонасы турнир таблицасының азагында калды. Беренче дивизионда 4нче урын алган “КАМАЗ” гына үз нәтиҗәләрен канәгатьләнерлек дип саный ала.

Александр Гусев Татарстан футболы өчен квалификацияле тренер кадрларын әзерләү проблемасына игътибар итте. “Татарстанда футбол бүлекләре булган 100дән артык балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли, аларда 4 меңнән артык бала шөгыльләнә. Әмма без алар өчен тиешле санда яшь тренерлар әзерләмибез”, - дип ассызыклады А.Гусев.

Республика футболында инфраструктура сыйфаты да аксый. Татарстанда 37 стадион һәм 150 футбол кыры булуга карамастан, аларның күбесенең сыйфаты мактанырлык түгел. Бүген Александр Гусев белдергәнчә, Татарстан финанслау принципларында Россия футболын үстерү программасында катнашырга гариза биргән. “Без бу программа ярдәмендә Татарстанның барлык шәһәрләрендә ясалма кырлар төзергә өметләнәбез, әмма әлегә конкрет срокларны әйтеп булмый”, - диде ТР ФФ президенты.

Тулаем алганда, Александр Гусев 2007 елда федерация эше нәтиҗәләрен канәгатьләнерлек дип бәяләде, аны конференция делегатлары да хуплады. Үз доклады ахырында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары футболны үстерүгә муниципаль хакимият органнарына да кушылырга кирәклеген билгеләп үтте. “Ул чагында без бергәләп эшебездә уңышка ирешә алабыз”, - дип йомгаклады Александр Гусев.