Европаның хоккей командалары Мәскәүдә Беренче канал кубогы өчен көрәшә

Европаның хоккей командалары Мәскәүдә Беренче канал кубогы өчен көрәшә

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). 14 декабрьдә Мәскәүдә Еврохоккей турның 3 нче этабы старт ала. Вячеслав Быков җитәкләгән Россия җыелма командасы бу ярышларга лидер сыйфатында килә. Еврохоккей турның Чехиядә һәм Финляндиядә узган этапларында бер җиңелүгә дә очрамыйча, Вячеслав Быков дружинасы 6 уенда 16 очко туплап, әлегә беренче урында бара. Турнир таблицасында икенче-өченче баскычны бүлешүче Швеция белән Финляндия хоккейчылары безнекеләрдән 9 очкога калыша.

Еврохоккей турның бу этабында командалар Беренче канал кубогы өчен көрәшә (элегрәк ул Балтика кубогы ярышлары буларак билгеле иде). Россия, Швеция, Финляндия һәм Чехия командалары арасында хоккей баталияләре Мәскәүнең Ходынский кыры (Ходынское поле) Боз сараенда узачак.

Быел бу турнир Россия җыелма командасы өчен икеләтә әһәмиятле. Ул киләсе язда Мәскәүдә узачак дөнья чемпионаты алдыннан команда өчен генераль репитиция дә булачак. Бу көннәрдә ил җыелма командасы әгъзалары Новогорскидагы базада күнекмәләр уздыра. Мәгълүм булганча, җыелма командага чакырылган спортчылар арасында «Ак Барс» ның капкачысы Александр Еременко, беренче звено уенчылары Алексей Морозов, Данис Зарипов, Виталий Прошкин, Илья Никулин бар. Ә менә бу «бишлек»тә уйнаучы Сергей Зиновьев, җәрәхәт алу сәбәпле, турнирда катнаша алмый.

Вячеслав Быков командасы беренче очрашуын 14 декабрьдә шведлар белән уздыра. Россия-Финляндия матчы 16 декабрьгә билгеләнгән. Турнирның соңгы көнендә, ягъни 17 декабрьдә безнекеләр Чехия командасы белән уйный.

Евротурны хоккей буенча рәсми булмаган Европа чемпионаты дип атыйлар. Мәгълүм булганча, 2004/2005 сезонда Россия командасы беренче тапкыр аның җиңүчесе булды. Узган сезонда уңышын кабатлауга иреште. Финнар исәбендә 6 җиңү, ә шведлар белән чехлар берәр тапкыр Европаның иң көчле җыелма командасы булып танылды.